Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Театр вакыты» башланды

Премьера 2нче июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге бульварда булды.

Чаллы шәһәренең урам театры арт-резиденциясе «Театр вакыты» дигән спектаклен тәкъдим итте. Аның премьерасы 2нче июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге бульварда булды. 

«Театр вакыты» спектакле тамашачыларга мәдәният һәм сәнгать тарихына чумарга, аның әһәмиятен һәм безнең заман вакыйгаларының әһәмиятен бәяләргә мөмкинлек бирә. Спектакльдә җиде кеше катнаша, ул 30 минут дәвам итә. Режиссеры – Чаллы театры артисты Фердинант Насретдинов. 

Спектакльне оештыручылар традицион театр һәм урам театрын берләштерергә тырышканнар, шулай итеп спектакльне караганда һәр тамашачы үзе өчен әһәмиятле нәрсә таба ала. 

Урам театрының арт-резиденциясе – талантлы яшь артистларга үсеш өчен, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтер өчен уникаль урын булып тора.

Проект Росмолодежь ярдәме белән барлыкка килде, аның оештыручысы Дмитрий Колесников спектакльне булдыру өчен грант алды. Актёрлар - элек профессиональ тәҗрибәләре булмаган чаллылылар. Репетицияләр Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры залларында февральдән башланды. 

«Шәһәр халкы урам театрының арт-резиденциясе» проекты җитәкчесе Дмитрий Колесников билгеләп үткәнчә, куелыш вакытында тамашачыларга интерактивлар, махсус эффектлар тәкъдим ителде, ә импровизацияләнгән сәхнәдә хәтта пианино да күренде. Спектакль бушлай узды. Яшь чикләве 6 +. 

Арт-резиденциянең чираттагы чыгышы 9нчы июль көнне 18,00 сәгатьтә Азатлык мәйданында булачак.

https://nabchelny.ru/news/51996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев