Чаллыда «Татар малае - 2023» шәһәркүләм бәйгесенең финалы үтте
Бәйгедә 5-8 сыйныфларда укучы 10 егет көч сынашты.
Чаллыда «Татар малае - 2023» шәһәркүләм бәйгесенең финал ярышлары үтте. Финалда шәһәр мәктәпләрендә 5-8нче сыйныфларда укучы 10 егет көч сынашты.
Егетләр иҗади визитка, интеллектуаль ярыш һәм "Сүз остасы" турларында көч сынашты.
"Татар малае - 2023" бәйгесендә беренче урынны 29нчы гимназия укучысы Илназ Харисов яулады. Икенче урынга 2нче гимназиядән Айзат Гайнетдинов лаек булды. Котлыйбыз!
"Татар малае - 2023" бәйгесе җиңүчеләрен Наилә Гаделевна Миначева тәбрикләде һәм балаларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото һәм видеолар Безнең Вк төркемендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев