Чаллыда Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар
26 август көнне Чаллыда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды.
Шагыйрь Муса Җәлил бөтен тормышы, җаны-тәне белән Туган илгә
хезмәт итеп, фашизмны җиңү өчен әсирлектә дә каләмен үткен корал иткән.
Ул беръялгызы булмаган — үлем җәзасын ун сугышчан дусты белән иңгә-иң
куеп каршылаган. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, палач
балтасы каршында каушап калмаган. Моннан 80 ел элек 1944 елның 25
августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре
җәзалап үтерелде.
2024 елның 26 августында М.Җәлил һәйкәле янәшәсендә Советлар
Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның
көрәштәшләрен искә алу чарасы узды. Киң җәмәгатьчелек, язучылар,
шәһәребезнең мәктәп укучылары (1,2 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11, 12, 14 20, 21, 39,
44, 56, 57, 64) һәм аның иҗатын яратучылар җыелды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән
башланып китте.
Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе,
Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты Факил Сафин үз чыгышында: «Без җәлилчеләрнең батырлыкларын
искә алып горурланабыз. Хәзерге көндә прогрессив кешелек фашизмга
каршы, традицион кыйммәтләргә, аларны саклау өчен көрәшә. Җәлил һәм
җәлилчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак», дип әйтте.
Шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Мансур Сафин һәм Рәкыйт
Аллабирде үзләренең патриотик рухтагы шигырьләрен укыдылар. Чарада
шулай ук шәһәр язучылары Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха
Минһаҗева, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары Айрат Шәйхетдинов,
Валентина Ибраһимова, Роза Хәмидуллина һәм «Мәйдан» журналы баш
мөхәррире Ризидә Гасыймова катнашты.
Шәһәр һәм төбәкара бәйгеләрендә җиңүчеләр башкаруында каһарман
шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 4 нче урта мәктәп укучысы Галиева
Илсинә Муса Җәлилнең «Яшь ана», 39 нчы урта мәктәп укучысы Енилин
Айдар «Кызыл ромашка» шигырьләрен сәнгатьле, халык күңеленә үтемле
итеп укыдылар. 12 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары һәйкәл каршына
барлык җәлилчеләрнең фотопортретларын алып чыктылар.
Тантана бер минут тынлык һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу
белән тәмамланды.
Хәтер көне Комсомол районы башкарма комитеты, Татарстан язучылар
берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм шәһәр үзәк китапханәсе белән берлектә
оештырдылды. Чараны шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее
хезмәткәре Акйолдыз Янмурзина алып барды.
Роза Хамидуллина, Акйолдыз Янмурзина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев