Чаллыда «Җиңү безнең йөрәкләрдә» дигән фестиваль уза
Фестиваль татар телендә үткәрелә.
Фестивальдә студентлар катнаша ала.
Фестивальнең максаты: яшьләрнең иҗади сәләтләрне үстерү, Россия тарихын өйрәнүгә кызыксынуны активлаштыру һәм илебезнең үткәненә карата хөрмәт хисе формалаштыру.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
17.04.2023-шигырьләр һәм проза бәйгесе;
18.04.2023-театральләштерелгән спектакльләр бәйгесе;
19.04.2023 вокалистлар бәйгесе;
20.04.2023 биюләр бәйгесе.
Фестивальнең финалы 24 апрельдә сәгать 15:00 узачак. Фестиваль татар телендә үткәрелә.
Катнашу өчен 2023 елның 13 апреленә кадәр mizgel1919@mail.ru. электрон адресына гариза җибәрергә мөмкин.
Тулырак мәгълүмат өчен түбәндәге телефонга шалтрата аласыз: 39-67-99 – Люция Наилевна (“Мизгел” милли мәдәни клубы җитәкчесе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев