Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Яшь эшкуар-2022» конкурсы узды

Конкурс 14-17 яшьлек яшүсмерләр арасында узды.

Конкурс 14-17 яшьлек яшүсмерләрнең игътибарын эшкуарлыкка юнәлтү һәм аларда финанс белемен формалаштыру максатларында үткәрелә.

Конкурсның инициаторлары – "Уңыш территориясе" балалар һәм яшүсмерләр өчен Бизнес-мәктәп, шәһәр Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Бәйгегә 39 гариза килгән, аларның 15е финалга чыга алган. Финалистлар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итте.
Данил Бикваев һәм Рәис Кәлимуллинның уртак проекты - «Киләчәккә инвестицияләр» дигән икътисади өстәл уены абсолют җиңүче булды;
«Сәүдә» номинациясендә Игорь Карпов «Экомаркет» проекты белән җиңде;

«Микрояшеллек. Сәламәтлек һәм файда һәр тәлинкәдә" проекты белән Вячеслав Якименко «Җитештерү һәм эшкәртү» номинациясендә җиңү яулады,

«Яшьләр, спорт һәм туризм» номинациясендә Эльмир Мадиев «Кафе-кинотеатр» проекты белән җиңде;

Азалия Гомәрова «Starbag» оригиналь сумкалар җитештерү проекты белән «Креатив индустрия» номинациясендә җиңде.

"Социаль челтәрләрне үстерү агентлыгы" проекты белән "IT-өлкә" номинациясендә Никита Нагайев җиңде.

Жюридан махсус номинацияләр түбәндәге катнашучыларга билгеләнде: 

«IT-мәгариф» номинациясен Роман Башков мәктәп укучылары өчен программалаштыру мәктәбе» проекты белән алды;

"Җәмәгать туклануы» номинациясен Вячеслав Ефанов «Гриль-хаус» проекты белән алды.

Барлык катнашучылар 2023 елда «Уңыш территориясе» балалар һәм яшүсмерләр өчен Бизнес-мәктәптә «Финанс грамоталылыгы» программасы буенча гражданнар җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты хисабына түләүсез укуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.

http://nabchelny.ru/news/50313

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев