Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Чаллы укый!» дигән китап фестивале үтәчәк

22нче сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә «Чаллы укый!» дигән китап-фест үтәчәк.

Фестиваль барышында иҗади шәхесләр белән очрашулар, шигырь уку, экскурсияләр һәм танылган артистлар чыгышы, шулай ук кызыклы  интерактив программа оештырылачак. 
 
Иң яшь тамашачылар «Балалар фольклоры иленә» сәяхәт кылачак. Алар халык авыз иҗаты: бишек җырлары, табышмаклар, үртәмешләр, тизәйткечләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныша алачак.
 
«Классные книги для классных ребят!» әдәби викторинасында катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын күрсәтеп, яңа мәгълүмат үзләштерә һәм әдәби белемнәрен сынап карый алачак. 
 
Тулырак: https://библиотека-челны.рф/marquee/kniga-fest-chelny-chitayut-anons-0 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КИТАПХАНӘ үзәк китапханә чаллы укый