Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Алдынгылар хәрәкәте»нә беренче багышлау узачак

Бу көнне «Алдангылар хәрәкәте»нә 70 укучы кабул ителәчәк.

23нче сентябрь көнне «Орион» яшьләр үзәгендә беренче тантаналы чара узачак. Бу көнне «Алдангылар хәрәкәте»нә 70 укучы кабул ителәчәк. Алар – шәһәрнең иҗтимагый оешмалары активистлары. Алар шушы көннән башлап «Алдангылар хәрәкәте»нең бер өлеше булачак.

Тантана 16:30 сәгатьтә башлана. Багышлау вакытында балалар тантаналы рәвештә вәгъдә бирәчәк һәм «Алдангылар хәрәкәте» билгесен кабул итеп алачак. Шулай ук багышлауда катнашучылар бер-берсенә Дуслык беләзекләре кидерәчәкләр.

Россиядә беренче багышлау Татарстанда узды. Тантана 11нче август көнне Биләр шәһәрендә «Алдынгылар» Биләр форумында узды. Бу көнне республиканың 800 укучысы тантаналы рәвештә вәгъдә бирде һәм беләзекләр алды. Хәзер багышлаулар Татарстанның барлык районнарында да узачак.

«Алдангылар хәрәкәте» - «Озын тәнәфес» конкурсында катнашучы Диана Красовская инициативасы белән оештырылган һәм РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте.

Аның бурычы – балаларны, яшьләрне, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, педагогларны берләштерү.

«Алдангылар хәрәкәте» кызыксыну буенча дуслар табарга, чараларда катнашырга һәм үз проектларын оештырырга, 12 юнәлеш буенча проектлар башларга мөмкинлек бирә.

  • Бу – мәгариф,
  • фән,
  • хезмәт һәм һөнәр,
  • мәдәният,
  • иреклелек,
  • патриотизм,
  • спорт,
  • сәламәт яшәү рәвеше,
  • медиа һәм коммуникацияләр,
  • дипломатия,
  • экология,
  • туризм.

Ә 13нче юнәлеш нәкъ менә Татарстанда эшли башлый, ул «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» дип атала.


Чаллыдагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрдәге төркемнәре:

-     ВКонтакте:  https://vk.com/mypervienabchelny

-     Телеграм-канал:  https://t.me/mypervienabchelny

Элемтә өчен телефон һәм почта: Ирина Циденкова, +79600666430, rddm_nch@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев