Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы үзәк китапханәсендә Ирек Диндаровны искә алу кичәсе үтте

Исән булса, быел 5нче сентябрьдә язучыга 70 яшь тулган булыр иде.

Кичәнен исеме – «Дала авазы». Кичәдә 2нче гимназиянең «Тылсым» театр төркеме аның «Әбләев хикмәтләре» дигән әсәреннән өзек күрсәтте.

Факил абый Сафин Ирек Диндаровның Чаллы хакимиятендә хезмәт елларын — матбугат үзәге ачканын, радиода эшләгән елларын искә алып сөйләде. Факил абый язучының әдәбиятка бик сак каравын, нәсерләр иҗат итүен, бик кызыклы балалар язучысы булуын билгеләп үтте. «Ирек Диндаровның „Әбләев хикмәтләре“ балалар әдәбияты өчен яңалык иде», дип сөйләде Факил абый. «Аның язганнарының әдәби кыйммәте бар», диде ул.

Ирек Диндаров «Якты юл» газетасында да эшли — аның турында истәлекләре белән анын белән кара каршы утырып эшләгән Заһидә апа Нәбиуллина бүлеште. «Ирек Диндаров бик җитез кеше иде», дип искә алды ул. «Халык арасында йөрергә ярата, кешене үпкәләтмичә тәнкыйтьли белә иде».

Исмәгыйль Ишалин Ирек Диндаровнын «Чүкеч» нәсерен укыды.

Кичәгә якташлары, туганнары да килгән иде. Ирек Диндаровның абыйсы Илдус Диндаров туганының истәлегенә матур кичә үткәргән Чаллылыларга рәхмәтен белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Ирек Диндаров үскән нигезгә истәлек тактасы куярга вәгъдә итте. Чарада катнашучылар «Истәлекләребез аның рухына дога булып барсын иде», дип теләделәр.


Безнең сайтта Ирек Диндаров әсәрләре 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев