Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары 200 тоннадан артык макулатура җыеп тапшырган

«Кәгазьгә икенче тормыш» акциясе кысаларында беренче урынны 77 нче гимназия яулады, аның укучылары 12 200 кг макулатура җыйган.

 

Быелгы уку елында Чаллыда җиденче тапкыр «Экоактивлар» проекты старт алды. Проект «Экоактивлар» экологик берләшмәләр үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге инициативасы белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шулай ук Чаллы шәһәре яшьләр белән эшләү идарәсе, «Идел буе экологик компаниясе», «ПромИндустрия» һәм «Эколаб» калдыкларны сортлау компанияләре белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.

"Экоактивлар" проекты инде җиде ел балаларны экологик культурага, шулай ук калдыклар белән дөрес эш итәргә һәм ресурсларга аерырга өйрәтә. 

Чарада узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы коллектив дип Чаллы медицина көллияте командасы танылды. Акциядә катнашучыларның барысы да дипломнар, экологик берләшмә җитәкчеләре – Рәхмәт хатлары алдылар.

"Доброкрышечки" акциясе кысаларында рекордлы сандагы капкачлар 78нче Пушкин ис пролицей укучысы Әмир Рамазанов тарафыннан җыелган. Ул 5 030 капкач җыеп тапшырган.

"Кәгазьгә икенче тормыш" акциясе кысаларында беренче урынны 77 нче гимназия яулады, аның укучылары 12 200 кг макулатура җыйган. 

Шулай ук экология берләшмәләре активистлары «Экоактивлар» проектының яңа сезонында үткәреләчәк акцияләре һәм конкурслары белән таныштылар. Экологик акцияләр кысаларында барлыгы 200,5 тонна макулатура, 4,3 тонна пластик, 4 тоннага якын батарея һәм 500 килограммнан артык пластик капкач җыелган.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев