Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе «Китапханә төне» акциясенә чакыра

20нче апрель көнне ел саен уздырылучы «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясе үтәчәк.

20нче апрель көнне ил күләмендә ел саен уздырылучы «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясе үтәчәк. Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе дә әлеге акциягә кушыла һәм барлык шәһәрдәшләрне, китап сөючеләрне «Китапханә төне»нә чакыра. Акция 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Килүчеләр өчен бай һәм кызыклы программа әзерләнә.

Иң нәни укучыларны «Ромашковое счастье» дип аталган курчак спектакле, гаилә бәйгеләре, уеннар һәм чып-чын могҗизалар көтә. 

Филология фәннәре кандидатлары Р.Х. Мөхияр һәм Р.Ә. Закировлар гаиләсе катнашучыларны әдәбият һәм филология дөньясына алып кереп китсә, «Шәһәр фэнтезие» жанрында иҗат итүче Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән кызыклы очрашу иҗат һәм хыяллар дөньясына онытылмас сәяхәт кылырга ярдәм итәчәк. 

«Минем шәҗәрәм» дигән уникаль күргәзмә язучылар һәм әдәби берләшмәләр әгъзаларының нәсел шәҗәрәсен күрергә мөмкинлек тудырачак, һәркем «Шәҗәрәңне беләсеңме?» уенында катнашып, үзенең нәсел агачын төзеп карый алачак. Кече картиналар галереясы буйлап экскурсия Халыкара педагог-рәссамнар берлеге җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинова экспозициясе белән таныштырачак.

Төрле өлкәләргә караган сораулардан торган квиз, шулай ук «Гаилә кыйммәтләре утравы» дигән командалы уен ярыш рухын тоярга һәм дустанә рухта үз белемнәреңне тикшереп карау өчен менә дигән мөмкинлек булачак. 

Балаларга дуслары белән бергә карап ял итәр өчен «По щучьему велению» һәм «Бременские музыканты» фильмнары күрсәтеләчәк. 

Бу кичне китапханә кунакларына вакытларын күңелле итеп уздыру белән бергә «Кояш баеганнан соң» дигән исем астында кичке утырмаларда мәдәният һәм мирас турында үз белемнәрен тагын да баетырга тәкъдим итәбез. Һәркем кул эшләреннән ләззәт ала, милли йолалар һәм бәйрәмнәр белән таныша, халык җырларын башкара һәм «Йөзек салышы» уены уйный алачак.

Балчыктан әвәләп ясау, сәйләннән үрү, «ЭБРУ» дигән суда рәсем ясау техникасында гаҗәеп сәнгать әсәрләре тудыру буенча мастер-класслар катнашучыларга иҗади рухта үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук һәркем бердәм гаилә символы буларак үз шәхси топиариен -бәхет агачын ясый алачак. 

«Китапханәдә уен шәһәрчеге» мәйданчыгы җанлы аралашуга һәм өстәл уеннары турнирында катнашырга чакыра. Төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган кунакларны гадәти шахмат һәм шашка гына түгел, ә мавыктыргыч «Монополия» кебек уеннар да көтә. 

Бу кичтә шулай ук ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Устюжанинның агачтан ясалган авторлык башваткычлары уникаль интерактив күргәзмәсе күпләрдә кызыксыну уятыр дип ышанып калабыз. 

Ә инде китапханә төнендә булган матур мизгелләрне махсус фотозонадагы йомшак аюлар арасында тылсымлы фотосессия ясап истәлеккә калдыру мөмкин булачак. 

Винокурова Анастасия, шәһәр үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев