Чаллы филармониясе балалар өчен татарча мюзикл әзерли
Ачык ишек

Чаллы филармониясе балалар өчен татарча мюзикл әзерли

Мюзиклның нигезендә – «Сак-Сок» бәете.

Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайты хәбәр итә.

Чаллы филармониясе Россия Президенты грантына балалар өчен татарча «Сак-Сок канатлары серләре» дип исемләнгән мюзикл әзерли. 

Филармония  директоры Нәфисә Әхмәтшина әйтүенчә, проектта балалар һәм зур җырчылар катнаша.

«Мюзиклның нигезенә «Сак-Сок» бәете алынды. Композиторлар Ильяс Камалов һәм Лилия Тарханова белән эшлибез. Беренче спектакльне 18 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда бушлай күрсәтәбез. Текст, куелыш, сюжет, киемнәр – барсын да үзебез уйлыйбыз», – диде ул.

Мюзиклның режиссеры – Леонид Скороходов. Ул татар телендә була. Киләчәктә рус теленә тәрҗемә итәргә планлаштырыла. 

Чыганак: https://shahrichalli.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев