Реклама
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә.
«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне алдагы эш көненә күчерелә. Быел 1 май якшәмбегә туры килә һәм ял көне 2 майга, дүшәмбегә күчерелә», - диелә хәбәрдә.
ТР Президенты Указы нигезендә, 2 май – Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көннәренә өстәмә ял бирелми.
Элегрәк РФ Хөкүмәте карары белән 1 гыйнвар, шимбә ялы – 3 майга (сишәмбе), 2 гыйнвар, якшәмбе ялы 10 майга (сишәмбе) күчерелгән иде. Шул рәвешле, 2022 елда 1-3 май һәм 7-10 май ял көннәре булып тора.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkyn-mai-aenda-ostama-yal-konnare-kota-5853175
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз