Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әбугалисина» Чаллыда!

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында балалар өчен өр-яңа премьера – «Әбугалисина» тәкъдим ителә.

Каюм Насыйри әсәре буенча сәхнәгә куела ул. Инценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссеры – Гөлназ Минкина.

Әбугалисинаны укыганыгыз бар микән сезнең? Әбелхарис белән Әбугалисина өйләреннән белем алырга дип чыгып китәләр. Алар бер мәгарә эчендәге китапханәгә юлыгалар. Елга бер генә көн ачыла торган хикмәтле мәгарә була бу. Шунысы кызык – мәгарәдәге китапларны алып чыгарга ярамый. Шуңа күрә бертуганнар мәгарә эчендә бикләнеп калып, ел буе укыйлар. Һәм, мәгарәдән чыккач... Әллә никадәр кызыклы маҗараларга юлыгып бетәләр. Белемнәре булышты микән аларга? Ничек уйлыйсыз?    

 

"Көмеш кыңгырау" журналисты Айсылу Сәлимова премьераны карап кайтты: 

"Премьерада булдык... Зал туп-тулы иде. Бик матур, энергичный музыкаль тамаша. Апрель-май аенда да булачак әле. Әбугалисинаны ничек итеп күз алдына китергән идегез? Монда ул бик кызыклы. Аның хәрәкәтләре генә ни тора. Пьесада, әсәрдән аермалы буларак, финал башкачарак.  

Сүз уңаеннан, аның ахырын уйлап бетерергә балалар булышкан. Чаллының 4 мәктәбе укучылары белән түгәрәк өстәл, әңгәмә оештырган булганнар. Балалар режиссерларга финалның төрле вариантларын тәкъдим иткәннәр."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X