Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Бу минем күңел дөньям» - Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе

Бүген Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында язучы, шагыйрә, журналист Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе булды.

Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе узды.  Әлеге әдәби-музыкаль кичәгә Лилиянең авылдашлары, якташлары, хезмәттәшләре, һөм мәктәп укучылары: нәкь үзе кебек әдәбият, мәдәният яратучылар җыелган иде. Кичәдән фотолар►галереядә.

Кичә, әлбәттә, Лилиянең тирән мәгьнәле шигырьләре белән башланып китте.

Экраннан үзенчәлекле бер композиция, клип рәвешендә дә яңгырады алар.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан сәхнәдә дә башкарылды.

 

«Туган ягында зурланган шагыйрь ул бик бәхетле шагыйрь», диде Чаллы язучылар бүлеге башлыгы, Тукай премиясе иясе Факил абый Сафин. «Сезнең авылны киләчәктә дә «Лилия Фәттахова авылы» дип йөртәчәкләр», дип тә өстәде ул.

Күренекле әдипләр Газинур Морат, Галимҗан Гыйльмановлар  шагыйрә турында фикерләрен видеоязма итеп әзерләп җибәргәннәр иде. Ул шигьрияттә генә түгел, прозада да көчле, дип бәя бирделәр аңа.

Яңа Чишмә районында төбәк тарихын өйрәнүче Мидхәт абый Газыймов Лилия Фәттахованың беренче иҗади адымнарын искә төшерде.

Кичә балалар иҗаты белән бергә үрелеп барды. 

Мәдәният йортында «Өмет» театр төркеме һәм "Ритм" бию төркеме эшләп килә - балалар тамашачыларга искитмәле матур биюләр, кызыклы тамашалар тәкьдим иттеләр.

Шагыйрь Айрат Суфиянов Лилиянең лирик шагыйрә генә булмавын, сәяси-иҗтимагый темаларга да актив иҗат итүен, милләт язмышына битараф карый алмавын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев