Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтенроссия балалар фольклоры фестивале тәмамланды

Фестивальдә катнашучы Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык бала Сабан туе бәйрәмен карады.

Казанда икенче Бөтенроссия балалар фольклоры фестивале тәмамланды.
Фестивальдә катнашучы Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык бала
Сабануй татар халык бәйрәмен карады.

Фольклор фестивалендә катнашучылар БРИКС уеннарын ябу тантанасында да катнаштылар. Сабантуйның төп мәйданында алар уртак чыгыш ясады.

Балалар шунда ук Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова белән аралашты. Министр балаларның хәлен сорашты, аларга БРИКС уеннары һәм Сабантуй бәйрәме тарихын сөйләде. Балалар татарча өйрәнгән барлык сүзләр дә татар аш-суына кагылышлы булып чыкты. Ирада ханым аларны тагын Казанга чыкырды. Катаншучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановта сәламләде. 

Сабантуй вакытында Фольклориада катнашучылары татарларның традицияләре, тормышы һәм мәдәниятне белән таныша алды.

Икенче Бөтенроссия балалар фольклоры фестивале 19 июньнән 23 июньгә кадәр Казанда үтте. Биш көн эчендә анда катнашучылар Казанда, Иннополиста, Апас, Биектау, Лаеш һәм Яшел Үзән районннарында берничә концерт үткәрделәр. 
Төрле иҗади мастер-классларда һәм чараларда катнаштылар.

Быел фестивальдә беренче тапкыр Россиянең яңа төбәкләреннән – Донецк һәм Луганск өлкәләреннән катнашучылар килде. 

Бөтенроссия балалар фольклоры фестивале - уникаль иҗади проект,
Россия Мәдәният Министрлыгы ярдәме белән “Балалар өчен халык сәнгате” проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Быел, фестиваль кысаларында, 128 ансамбльдән һәм 35 солисттан 163 видео килгән. Нәтиҗәдә Фольклор фестивалендә катнашу өчен беренчел сайлауга 10 яшьтән 18 яшькә кадәр 71 балалар һәм яшьләр төркемнәре (фольклор, хореографик,
инструменталь), 4 дуэт һәм 13 солист чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев