Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтендөнья татар конгрессы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле конкурс игълан итә

Конкурста 10 яшьтән башлап теләгән һәркем үзенең яраткан укытучысы турында матур язмасын юллап, аның турында башкаларга да җиткерә ала.

Тиздән Укытучылар көне. Безгә белем биргән, зур тормыш юлына чыгарга булышкан хөрмәтле мөгаллимнәребезне хөрмәтләп Бөтендөнья татар конгрессы бәйге уздыра. Анда 10 яшьтән башлап теләгән һәркем үзенең яраткан укытучысы турында матур язмасын юллап, аның турында башкаларга да җиткерә ала.

Бәйге 16 нчы сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр Вконтакте төркемендә дәвам итәчәк . Конкурсның шартлары белән сез Бөтендөнья татар конгрессының Рәсми сәхифәсендә һәм конкурсның Вконтакте төркемендә урнаштырылган нигезләмә аша таныша аласыз. Таләпләрне игътибар белән укуыгыз сорала.

Әлеге бәйгедә үзегезнең яраткан, хөрмәт иткән мөгаллимегез хакында язып, һөнәри бәйрәменә бүләк ясагыз. Без сездән матур язмалар көтеп калабыз, дип язылган https://tatar-congress.org/ сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге