Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөтен Россиядән 400 яшүсмер Алабугада «Иң яхшы профессионаллар» слетында җыелды

Слет 12 -14 июль көннәрендә Алабуганың Махсус Икътисадый зонасында үтте.

12 -14 июль көннәрендә Алабуганың Махсус Икътисадый зонасында яшүсмер хезмәт отрядларының «Слет ТОПовых профессионалов» чарасы үтте. Чарага Татарстанның яшүсмерләр хезмәт отрядларыннан һәм илнең 21 төбәгеннән, шул исәптән Луганск Халык Республикасыннан 400ләп укучы җыелды.

Быел яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары юнәлешенә 5 ел тула, юнәлеш федераль дәрәҗәдә 2019 елда барлыкка килде, соңгы елларда яшүсмерләр мәшгульлеге темасы актуальлеге сәбәпле, Россия Студентлар отрядлары тарафыннан төбәкләрдә юнәлешне үстерү буенча эш башкарылды, бүген 51 төбәктә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары бар.

Татарстанда хезмәт отрядларын үстерү белән ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге шөгыльләнә.

Слетның төп бурычы - балаларны эшкә урнашу мөмкинлекләре белән таныштыру. Шулай ук мәктәп укучылары «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумында катнашачак.

Бу җәйдә июльдән августка кадәр «Алабуга» МИЗ территориясендә Россия Студентлар отрядлары яшүсмерләренең төбәкара хезмәт отряды оештырылды.

«Алабуга ТОП» хезмәт проектында Россиянең 10 төбәгеннән 16-17 яшьлек 200дән артык яшүсмер катнашачак. Проектта Татарстанны Казан, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә һәм Чаллы укучылары тәкъдим итә.


Чыганак https://minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев