Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Болгарда «Ага Базар» фестивалендә «Аулак өй – көрәш» проектының финалы була

Финал ярышлары 17 июльдә узачак.

 

17 июльдә Болгар шәһәрендә узачак «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары була.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында «Аулак өй – көрәш» төбәкара конкурсы үткәрелә.

«Аулак өй-көрәш» проекты узган елның июлендә Болгар музей-тыюлыгында узган «Ага Базар» фестиваленең зур сәхнәсендә иҗади шәхесләр белән финал ярышлары уздырды. Быел да, елга йомгак ясап, әдәби көрәшкә һәм бүләкләү тантанасына Республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе районнары, Чувашия, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мордовиядән Ләмберә районы командалары килә.

Финалдан соң әдәби көрәш финалистлары зур сәфәрләргә әзерләнә. Санкт-Петербург каласында яшәүче милләттәшләр «Аулак өй- көрәш» проектына чакырга, Болгарда (финалда) узган бәйгенең җиңүче командалар Санкт-Петербургка барачак, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев