Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Болгар-Туган тел» профиль сменасы 5-11 сыйныф укучыларын җыйды

Быел «Болгар-Туган тел» беренче тапкыр Биләр территориясендә уза һәм нәкъ менә шушы смена «Сәләт» форумнарына нигез сала.

2022 елның җәендә «Болгар-Туган тел»нең ике сменасы оештырыла. Беренче смена 17-23 июнь көннәрендә узды.

26-30 июньдә «Болгар–Туган тел»нең икенче сменасы үтә. Проектның максаты – хәзерге заман яшьләренең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү.

Лагерь программасы татар мәдәниятен, телен тирәнәйтүгә һәм өйрәнүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә телне куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән.

 

«Болгар-Туган тел» төбәкара чатыр лагере беренче тапкыр 2014 елда оештырылды һәм Россиянең 11 субъектыннан 500 дән артык сәләтле баланы берләштерде. Лагерь программасы татар мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

 

Юнәлеш: тарихи, тел, интеллектуаль-иҗади

Үткәрү вакыты: 17-23 июнь, 26-30 июнь

Үткәрү урыны: Биләр

Катнашучыларның яше: 5-11 сыйныфлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев