Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бөгелмәнең «Рябинка» бию ансамбле Халыкара конкурс лауреаты булды

Бөгелмәдән «Рябинка» халык бию ансамбле «Роза Ветров» Халыкара башкару осталыгы конкурсының I премия лауреаты булды.

Мәскәүдә «Роза Ветров» Халыкара башкару осталыгы конкурсының 28 сезон Бөтендөнья финалы узды. Бәйгедә Бөгелмәдән Техника йорты коллективы - «Рябинка» халык бию ансамбле (җитәкчесе Нурия Шириева) катнашты, ул I премия лауреаты булды. 

Иҗади форумга бөтен Россиядән иң сәләтле – «Роза ветров» Федерациясенең сайлап алу конкурсларында җиңүчеләр һәм Мисыр, Төркия, Әрмәнстан, Беларусь, Монголия, Италиядән фикердәшләр җыелды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Онлайн форматта тагын 11 илдән яшь артистлар һәм музыкантлар да кушылды. Финалда барлыгы Россиянең 42 төбәгеннән коллективлар катнашты.

Бәйге программасыннан тыш, яшь бөгелмәлеләр башкаруында «Русский лен» биюе фестивальне ябу тантанасында да тәкъдим ителде.

1994 елдан башлап, «Роза ветров» фестивальләр һәм конкурслар федерациясе 25 яшькә кадәр балаларны һәм яшүсмерләрне, актив яшьләрне, сәләтле балалар белән өстәмә сәнгать белеме өлкәсендә эшләүче укытучыларны ачыклый һәм аларга ярдәм күрсәтә.

https://tatar-inform.tatar

Фото http://bugulma-tatarstan


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев