Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Бәхетле гаилә»: язучы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе

Чаллының 12нче китапханәсе хезмәткәрләре Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә «Алмалы чак» китабы авторы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе оештырды.

Бу хакта Чаллы Үзәк китапханәләр системасының телеграм каналы хәбәр итә.

Роза Галимулла кызы – әдәбият тарихы музее һәм «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, «Чаллы язучылары» библиографик күрсәткече серияләрен төзүче, «Китапханә сәхнәсе» дип аталган китаплар авторы.

Китапханәче Роза Хәмидуллинаның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кунагыбыз үзенең балалар өчен язылган «Алмалы чак» дигән тәүге китабы, аның туу тарихы турында сөйләде, шигырьләрдәге өлкәннәргә булышучы, ял итүче һәм үзләрен бәхетле тоючы яшь геройлары белән таныштырды. Китап битләрендәге төсле сурәтләр үзенең оныклары икәнен әйтеп узды.

Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, бүләккә матур җыр да яңгыраттылар. Язучы балаларга үзләренә дә шигырьләр, хикәяләр язып карарга киңәш итте һәм аларны китап итеп чыгарырга ярдәм итәчәген белдерде. Роза Хәмидуллинаның шигырьләре кызыклы да, файдалы да. Алар нәниләрне яхшылыкка, эш сөючәнлеккә, ел фасылларына, туган як табигатенә соклана белергә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев