Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биш минутта токмач кистек!

«Ак калфаклы татар кызы» бәйгесе җиңүчеләренең берсе Алия Нурисламлова язмасы.

Чаллыдагы «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесенең шәһәркүләм этабы «Эврика» мәдәният үзәгендә узды. Мин беренче булып чыгыш ясадым. Моңа кадәр беркайчан да мондый җаваплылык кичергәнем юк иде, югыйсә залда тамашачылар да күп түгел, жюри да мәрхәмәтле, тик никтер борчылдым. Икенче яктан карасаң, беренче сөйлисең дә котыласың, дип үземне тынычландырырга тырыштым. Кызларның һәрберсенең иҗади осталыгы мактауга лаек: Язилә шигырь сөйли, Таңсылу җырлый, Алия  рәсем ясый, Адилә бии. Шунысы кызык: киләчәктә катнашучыларның барысы да укытучы һөнәрен сайларга телиләр.

Бәйгенең икенче этабында  безнең белән җанлы әңгәмә кордылар. Хыялларыбыз, татар кызларына хас сыйфатлар, кумирлар, турында сораулар бирделәр.

Бәйгенең өченче этабы – токмач кисү. Биш минут эчендә токмач кисәргә кушылгач, аптырап калдым. Кушылгач эшлисе дип, эшкә тотындым, беренче кисеп тә куйдым. Энҗе апа Шиһапова: «Менә минем бер танышым шушындый токмач ярата», – дигәч кенә исемә килдем. Янәшәмдәге кызлар әле токмач җәемен юкартып җәяләр генә иде. Нишлисең, кызларның нәфис токмачларына сокланырга гына калды.

Әлеге бәйгедә катнашып дөрес эшләдем, дип уйлыйм. Күпме танышларым артты,  матур калфакка, театрга билетка, яраткан язучым Әмирхан Еники китабына, файдалы дискларга ия булдым. 

Алда тагын зур җаваплылык көтә, ничек тә сынатмаска!

Алия Нурисламлова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев