Биләрдә «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы үтте
Тимур Сөләйманов: «Сезнең һәрберегез дә алдынгы».
Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау
сменасы — Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) үтте.
Икенче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар
хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Форум, 5 августтан башлап, 9
августка кадәр дәвам итте.
Смена ачылышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Сәләт» яшьләр
үзәге директоры Айгөл Габдрахманова мөрәҗәгать итте. Ул яшьләргә
уңышлы смена теләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Форумда
катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан
Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр
гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы
җитәкчесе Тимур Сөләйманов та сәламләде.
«Икенче ел рәттән бу форум «Сәләт» һәм «Алдынгылар» хәрәкәте
белән берлектә уздырыла. Сменаны оештырган һәр кешегә рәхмәт
сүзләрен җиткерәсем килә. "Сәләт"тә катнашу — ул катнашу гына
түгел, ә берләшмә белән бергә үсү. "Сәләт"тә булган зур һәм бай
тәҗрибә "Алдынгылар хәрәкәте«нә үсәргә һәм камилләшергә ярдәм
итә. Бу 5 көн бик тиз узачак, әмма мондагы энергия, көч һәм дәрт
сезне һәрвакыт алга этәреп торачак. Сезнең һәрберегез дә алдынгы!
Бергәләшеп без: «Сәләт», «Алдынгылар хәрәкәте», республикабызны,
илебезне үстерергә ярдәм итәчәкбез".
Тантаналы ачылыштан һәм кичке чарадан соң Open-air узды, анда Илгиз
Шәйхразиев һәм Malsi Music чыгыш ясады. Сәләт хитларына алар
биредәге егет-кызларны биеттеләр һәм смена дәвамында актив ял итәргә
көйләделәр.
Алдынгылар Биләр Форумда Татарстанның муниципаль районнарыннан
12-17 яшьлек 800 якын бала катнаша. Алар барысы да "Алдынгылар
хәрәкәте"нең һәр бүлегеннән сайлап алынган. Сменага эләгер өчен алар
"Алдынгылар хәрәкәте«нең 12 юнәлешенең берсен сайлап, социаль
әһәмиятле инициатива буенча «Игелекле эш» темасына эссе әзерләргә
тиеш иделәр. Шулай ук һәр катнашучы инициативаның актуальлеге һәм
файдасы, аның ни сәбәпле мөһим булуы һәм аны тормышка ашыру өчен
нәрсә эшләргә кирәклеге турында видео яздырып, аны соцаиль
челтәрләренә урнаштырырга тиеш иде.
Смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә
юнәлдерелгән. Эш хәрәкәтнең 12 юнәлеше буенча башкарылды:
мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм,
спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия,
экология һәм туризм.
Программа кысаларында укучылар төрле иҗтимагый оешмалардан,
төрле эшчәнлек өлкәләреннән килгән профессионаллардан уку-укыту
остаханәләрендә катнашты. Остазлар арасында Сәләт" яшләр узәге директоры
Айгөл апа Габдрахманова, Мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы
волонтеры, ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый
хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе, «Таврида» арт-кластеры резиденты
Гөлфия Мутугуллина, «Урам» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова,
«Пов» медиасы җитәкчесе Томирис Мантаева, формаль булмаган белем
бирү тренеры, «Белем» Россия җәмгыяте лекторы, игелекле гамәлләр һәм
шәхси нәтиҗәлелек өлкәсендә белгеч Виктория Зинурова, бизнес-тренер,
«Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең «Эшмәкәрлек»
компетенциясе буенча белгече Дарья Назарова һәм башка остазлар бар иде.
«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 2022 елның
җәендә Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча оештырылган.
Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» 2023 елның гыйнварында актив
эшчәнлеген башлады. Нәкъ шул вакытта төбәк хәрәкәте җитәкчесе итеп
Тимур Сөләйманов билгеләнде.
"Алдынгылар хәрәкәте«нең төп юнәлешләре булып балалар һәм
яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштыру, аларның бергәләп иҗат итү
юлы белән үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, яшьләр
хәрәкәтләре эшчәнлегенә яңа аудитория җәлеп итү тора.
Исегезгә төшерәбез, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев