Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биатлон: олимпиадага әзерләнәбез!

Спортның кайсы төре белән шөгыльләнсәң дә файдага гына, шулай бит. Без бүген биатлон спорты турында сөйләшербез.

Биатлон спорты белән республикада нибары 3 мәктәптә генә шөгыльләнергә мөмкин икән. Казанда моның өчен «Барс» исемле махсус  мәктәп эшли, аның филиаллары Чаллыда һәм Васильево бистәсендә дә бар икән, аларда да тренерлар балалар белән шушы юнәлештә эш алып бара.

Алга таба Мирный бистәсендә тагын бер махсус биатлон комплексы ачарга планлаштырыла, анда инде ату мәйданчыгы (стрельбище) да булачак. Әлегә республикада балалар өчен вак калибрлы мылтыктан ату өчен махсус урын юк, балалар башка оешмаларга чыгып шөгыльләнергә мәҗбүр.

Биатлонга 8 яшьтән язылырга мөмкин, кызлар өчен дә, малайлар өчен туры килә торган спорт төре ул.

Әлеге мәгълүматларны ГБУ РСШОР по ЗВС «Барс» оешмасы җитәкчесе Афанасьева Наталья Александровна хәбәр итте. Республикада бу бердәнбер официаль оешма. Монда барлыгы 57 бала шөгыльләнә. Уңышларына килсәк, әлеге мәктәпкә йөрүче Газнанов Адель 2021 елда биатлон буенча спорт мастеры кандидаты нормасын үтәгән. Адель шулай ук 14 яшьлек һәм өлкәнрәк балалар арасында вак калибрлы мылтыктан ату буенча Россиякүләм бәйгедә 8нче урын алган.

Без Чаллының биатлончылары белән дә танышырга булдык. Чаллының балалар иҗат сараена караган Биатлон клубы ике ел элек оешкан. Анда Иван Николаевич Романов балаларны әлеге спорт төренең серләренә өйрәтә. Хәзер клубка 40-45 кеше – спорт яратучы малайлар-кызлар җыелган. 

– Тренировкалар иртән һәм кичен – ике сменада оештырыла, – дип сөйли җитәкчеләре Иван Николаевич.

– Иван Николаевич, бездә бик популяр спорт төрләре бар инде ул. Ә менә биатлон малайларны-кызларны кызыксындырамы?

– Әйе. Төркем җыелыр алдыннан теләк белдерүчеләр саны бихисап иде. Урын җитмәү сәбәпле, барысын да алып булмады.

– Перспективасы бармы соң?

– Нигә булмасын? Бердән, ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә. Шәһәркүләм чаңгы, биатлон ярышларында, «Юная армия» оештырган республикакүләм ярышларда катнашып киләбез.  Икенчедән, чаңгы буенча республика җыелма командасына эләгү мөмкинлеге дә бар. Алга таба биатлон буенча да перспективалар ачылыр дип уйлыйбыз.

– Ә менә сезнең бу махсус мылтыклар чын биатлончыларныкыннан аерыламы?

– Әйе. Без тренировкалар вакытында сырлы көпшәле мылтыктан (винтовкадан)10 метр аралыктагы мишеньгә тидерергә тырышабыз. Ә зур спортта  биатлончылар 50 метр аралыктан һәм бөтенләй башка төрле коралдан аталар.

Без биатлон белән шөгыльләнүче егетләр белән дә сөйләштек.

– Ни өчен нәкъ тә менә биатлон, егетләр? – дип сорыйбыз.

 Билал:

– Чөнки без чаңгы шуарга яратабыз!

 – Туңмыйсызмы соң мондый салкын көннәрдә?

Булат:

 – Юк, безнең бит киемнәр җылы.

– Ничә яшьтән шөгыльләнәсез?

Билал:

– Мин 8 яшьтән. Көн саен тренировкаларга йөрибез. Көненә 2шәр сәгать була ул.

Салават:

Ә мин 7 яшьтән. Биатлонга бик теләп киләбез!

Яшь биатлончыларыбызга уңышлар телибез! Без аларны Олимпия пьедесталларында да күрербез дип өметләнәбез әле. Ә сез, хөрмәтле дуслар, нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез, языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев