Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Безнекеләр булдыра, сәламәтлекләрен ныгыта!

Быел районыбыз башлыгы А.П. Иванов инициативасы белән балаларның җәйге каникулларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрүне алгы планга куеп, яшь буында спортка уңай караш уятуны үз өстебезгә алдык.

Сәләмәт тәндә- сәләмәт акыл! Бик матур сүзләр.Чыннан да соңгы вакытта балаларыбыз, яшь буын спорт уеннары белән мавыгуга караганда компьютер уеннарын, интернет челтәрендә утыруны кулайрак күрәләр. Шул уңайдан көн саен балалар белән төрле кызыклы спорт,  милли уеннар уйныйбыз. Бүген Югары Сонга Кече Сон авылы яшүсмерләре футбол ярышына менделәр һәм бик матур уен күрсәттеләр. Уен 8:2 Кече Сон командасы файдасына булса да, безнең кечкенә егетләребез матур уйнадылар, тырыштылар. Уен ның төп хөкемдары - Мухаметзянов Рөстәм абыйлары  балаларга алга таба да уңышлар теләде.

Гөлсинә Гарипова, Мамадыш районы, Югары Сон авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев