Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Без бергә!

«Кө­меш кың­гы­рау­»ның бе­рен­че са­ны язы­лу­чы­ла­ры­быз­га ба­рып җит­те. Укучыларыбыз үзләренең хис-кичерешләре белән бүлешә.

Чал­лы­ның Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей-ин­тер­на­тын­да, 5нче сый­ныф­та уку­чы­лар аны ин­де укыр­га да, уй-фи­кер­лә­ре бе­лән бү­ле­шер­гә дә өл­гер­де­ләр. Алар­га иң оша­ган яз­ма­лар – уку­чы­лар иҗа­ты бул­ган икән. Ма­лай­лар-кыз­лар яз­ган әки­ят­ләр, ши­гырь­ләр, хи­кә­ят­ләр. Алар га­зе­та бит­лә­рен­дә бик күп ба­сы­ла бит. Һәм га­ди ге­нә итеп тү­гел,  га­зе­та­ның рәс­са­мы ма­тур итеп би­зи, рә­сем­нәр дә ясый әле. Укы­ту­чы­ла­ры Гү­зәл апа­ла­ры әй­тү­е­нә ка­ра­ган­да, Зө­фәр Мө­хә­ммәт­ди­нов, Зә­ри­нә Мин­не­га­ли­е­ва­лар ши­гырь­лә­рен ре­дак­ци­я­нең элект­рон поч­та­сы­на җи­бә­рер­гә дип ни­ят­ләр тә куй­ган­нар. Кө­тә­без, яме!

Сә­ләт­ле ма­лай­лар-кыз­лар ту­рын­да яз­ма­лар да оша­ган би­шен­че­ләр­гә. Сый­ныф­таш­ла­ры ара­сын­да да бар ич ин­де сә­ләт­ле ба­ла­лар. Би­ю­че­ләр, те­атр­да шө­гыль­лә­нү­че­ләр, нә­фис  сүз ос­та­ла­ры... Мак­тап язып дус­тың­ның кә­е­фен дә кү­тә­рә­сең, үзең дә мә­ка­лә язар­га өй­рә­нә­сең. Озак­ла­мый ли­це­й­да, Язу­чы­лар бер­ле­ге бе­лән бер­лек­тә, иҗат мәк­тә­бе ди­гән про­ект та эш­ли баш­ла­я­чак. Ә те­лә­сә нин­ди  иҗат ул "Кө­меш кың­гы­рау­"дан чит­тә ка­ла ал­мый. Дус­лар, без бер­гә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев