Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бердәм дәүләт имтиханының бер өлешен традицион форматта калдырырга җыеналар

Математика, физика һәм химия буенча Бердәм дәүләт имтиханын компьютер форматына күчерү планлаштырылмый.

Бу хакта РИА Новости Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Әгәр җавап кына язарга кирәк икән, бу бер әйбер. Белгеч чишелешне күрергә тели икән, анысы икенче мәсьәлә. Белгечләр берсе өчен генә имтиханга компьютерларны арттыруда ихтыяҗ күрми һәм бу икътисади яктан да отышлы түгел. Ул фәнне үзләштерү сыйфатына берничек тә йогынты ясамый. Шуңа күрә без әлеге фәннәр буенча компьютер форматына күчүне планлаштырмыйбыз», диде Музаев, 2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру турында кайнар элемтә барышында. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/berdam-daulat-imtixanynyn-ber-olesen-tra... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев