Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Юл йөрү кагыйдәләрен белгән өчен – смартфон

Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс башланды.

Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс башланды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала, дип хәбәр итә республиканың цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте.

Конкурс «Мин - мәктәп укучысы» («Я – школьник») мобиль кушымтасы базасында үткәрелә. Шуңа күрә катнашырга теләүчеләр кушымтаны йөкләргә, ms-edu.tatar.ru  яки ЕСИА аша логин һәм пароль буенча авторизация үтәргә тиеш. Викторина сораулары ике атна дәвамында историяләрдә күренеп барачак.

Шулай ук катнашучыларга «Всей семьей за безопасность дорожного движения» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видео «Конкурслар» бүлегенә йөкләнергә тиеш.

30нчы июньгә кадәр барлык шартларны үтәгән катнашучылар смартфон җиңү мөмкинлеге алачак. Җиңүчеләрне ике категориядә – 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында билгеләячәкләр.

Конкурсны  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев