Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Барданың «Көмеш кыңгыраулары»

Ә сез Пермь крае, Барда районында урнашкан Барда гимназиясендә “Көмеш кыңгыраулар” вокаль ансамбле эшләп килүен белә идегеземе?

“Көмеш кыңгыраулар” вокаль ансамбленең тарихы 1994 елда башлана.
Пермь крае, Барда районында урнашкан Барда гимназиясендә 1994 елда Гүзәлия Хәлилова эшли башлый һәм 5 баладан торган вокаль төркем оештыра.

Татарстан радиосының “Көмеш кыңгырау” дигән тапшыруы аңа бик ошый, шуңа күрә ул ансамбльгә “Көмеш кыңгыраулар” (“Серебряные колокольчики”) дигән исем бирә. Һәм менә инде 28 ел ансамль Габдулла Тукай исемендәге гимназия балаларына зур сәнгать үрләрен яуларга этәргеч булып тора. Бүгенге көндә татар һәм башкорт эстрадасының йолдызлары Гүзәл Уразова, Лилия Биктимированың иҗат юллары да шушы ансамбльдә башланган.
“Көмеш кыңгыраулар” төрле вокаль конкурсларда катнашып, һәрчак призлы урыннар гына яулый.

Мәсәлән, Екатеринбург шәһәрендә уздырыла торган “Урал сандугачы” фестивалендә дүрт тапкыр I һәм II дәрәҗә Лауреатлары, “Казан сөлгесе” - V Халыкара фестиваль конкусының I дәрәҗә Лауреаты, Пермь шәһәрендә уздырыла торган “Татарика” конкурсы җинүчеләре. Шулай ук район һәм край күләмендә уздырылган бер чара да “кыңгырауларсыз” үтми.
Ансамбльнең репертуарын халык һәм эстрада җырлары тәшкил итә. Балалар татар, рус, башкорт,  инглиз, итальян телләрендә җырлыйлар.
Бүгенге көндә ансамбльдә төрле яшьтәге 35 бала шөгылләнә. 28 ел дәверендә ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Гүзәлия Газизулла кызы Хәлилова:
 “Мин балаларны ансамбльгә махсус сайлап алмыйм, җырларга теләүче һәр бала безгә килә ала”, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев