Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балаларны яклау көнендә Татарстанда нинди вакыйгалар узачак

***

Казанда Балаларны яклау көне шәһәрнең барлык иҗтимагый киңлекләрендә билгеләп үтеләчәк. Вакыйгалар арасында Лядский бакчасында мода күрсәтү, Дербышкида «Бала-фест», «Әни белән бергә» лекциясе һәм башкалар бар. Бу хакта Мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген 31нче май көнне 16:00 сәгатьтә «Синең файдаңа» хәйрия фондына караган Симург балалар инклюзив ял үзәге театр студиясенең премьерасы булачак. Тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр «Әкият» курчак театрында уза.

Ә 1 июнь көнне иртәннән кичкә кадәр яшь казанлылар һәм Казан кунаклары музыка мәктәпләре, мәдәният сарайлары, шәһәр китапханәләре һәм башка оешмаларда йөздән артык чарада катнаша алачак. Бу көнне концертлар, күргәзмәләр, асфальтта рәсем конкурслары, спорт ярышлары һәм флешмоблар оештырылачак. Алар «КазанДа — бәхетле балачак шәһәре» балалар җәйге ялының бердәм концепциясе буенча сайлап алынган.

Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев Мәдәният сарае янындагы паркта «Бала-фест» шәһәр балалар фестивале узачак. Көндезге сәгать 10дан 12гә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк: иҗади дартс, интеллектуаль һәм спорт-күңел ачу уеннары, зур домино һәм асфальтта рәсемнәр.

Сосновая роща паркында концерт һәм мастер-класслар белән зур гаилә бәйрәме узачак.

Сәйдаш мәдәни үзәгендә «Һәрвакыт булсын кояш» бәйрәме узачак, ул 11:00 сәгатьтә башлана.

13:00 сәгатьтә Калейдоскоп балалар паркында Константин Хабенский студиясеннән театраль попурри, крио-шоу һәм аквагрим оештырылачак.

Ак чәчәкләр бульвары «Әни белән бергә» лекциясен тыңлаучыларны җыячак, анда теләгән һәркем уку күнекмәләре буенча киңәшләр ала алачак.

Яшь мода сөючеләр өчен Лядской бакчасында 18: 00 сәгатьтә мода күрсәтеләчәк. Урицкий паркы яшьләргә аниматорлар катнашында концерт программасы әзерләгән.

Крылья Советов паркында хип-хоп, спорт-бал биюләре, брейк-данс буенча мастер-класслар оештырылачак, ә 20:00 сәгатьтә шунда ук «Мэри Поппинс, до свидания!» фильмы күрсәтеләчәк.

Чаллыда да 1нче июнь көнгә бай программа әзерләнгән:

11:00 сәгатьтә һәм 14:30 сәгатьтә

Энтузиастлар бульварында күңел ачу, күңелле уеннар һәм конкурслар, дәртле биюләр, якты музыка һәм татлы призлар көтә.

12.00-16.00
Җиңү паркында һава еланнары фестивале һәм һава акробатикасы мәктәбе шоуы узачак.

12.00-15.00
Җиңү паркында, кече сәхнәдә конкурслар, сабын куыклары шоуы һәм балалар программасы, аниматорлар эшләячәк һәм мастер-класслар узачак.

16.30 сәгатьтә — 4/21 йортының ишегалдында бәйрәм концертлары һәм уен программасы узачак.

18.00 сәгатьтә — 6/11 йорты ишегалдында интерактивлар эшләячәк, акварель рәсем сәнгате буенча тематик мастер-класс узачак.

17.00-18.30 Гренада паркында аталар һәм балалар өчен спорт программасы һәм төрле ярышлар узачак.

18.00-19.30 Җиңү паркында, кече сәхнәдә "Чаллы-ТВ"Телерадиокомпаниясенең концерт программасы узачак.

18.00-20.00 ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында Love радио концерты.

"Кызыл тау«ның «Җәйгә рәхим итегез» балалар бәйрәме ике мәйданчыкта узачак:
элеватор урамы, 20 нче йорт 15.00 сәгатьтә башлана
звездная урамы, 23 нче йорт 17.30 сәгатьтә башлана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев