Көмеш кыңгырау

Аз сүзле кызыксынучан Әмирхан

Редакциягә Азнакайдан Әмирхан килде бүген. Әмирхан Муксинов - «Ал Каләм» плакатлар бәйгесе җиңүчесе.

Бераз әңгәмә корып алдык аның белән. Аз сүзле егет икән ул. Шуңа озын сорауларга кыска гына җаваплар бирде. Әңгәмәне биредә карагыз.

Ул Азнакай шәһәренең 3нче мәктәбендә 2нче сыйныфта укый. Бассейнга йөри, китаплар укый. Нинди китаплар укыганың бар дигәч,  «Кызыл китап», энциклопедия диде. Шундый кызыксынучан егет ул Әмирхан. Аның әле Алихан исемле 2 яшьлек энесе дә бар икән.

Алга таба да егетләр безнең бәйге-конкурсларда катнашырлар дип уйлыйбыз.

Бер уңайдан «Көмеш кыңгырау газетасы үткәрә торган бәйгеләрне дә искә төшерик: Безнең бәйгеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: