Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Айгөл Хәбибрахманова: «Үз эшемнән ләззәт алам!»

Күптән түгел үзем өчен яңа акча эшләү ысулын таптым – заказга иншалар язу.

Әлеге эш белән якынча ярты ел шөгыльләнәм һәм шушы эшемне яратам, дисәм, ул гына аз булыр сыман, мин үз эшемнән ләззәт алам!

Беренчедән, каләмемне чарлыйм, әлеге эш ярдәмендә тәҗрибә туплыйм. Икенчедән, башка кешеләр белән аралашырга өйрәнәм, яңа дуслар табам һәм, шуңа өстәп, акча да эшлим.

Ни өчен мин заказга иншалар язуны яхшы эш дип саныйммы? Чөнки кайвакыт сочинение язарга, чыннан да, вакыт яки теләк булмый, эшнең темасы аңлашылып бетми яки башка сәбәпләр. Нәкъ шундый вакытта телефоныңны кулга алып, икенче бер кешегә: «Сәлам, бераз булыша алмассыңмы икән?» – дип язуы күпкә кулайрак дип саныйм. Теләксез эшләнгән эшне мәгънәсез дип уйлыйм.

Үзем кайвакыт заказга тулы иншалар язам, кайвакыт бераз ярдәм итеп, сочинениенең темасын, проблемасын язам һәм аны язу буенча киңәшләр бирәм.

Онлайн акча эшләү ысулы эзләсәгез, менә ул – иң шәп эш: заказга иншалар язу!

Әгәр әлеге эшчәнлек сезне кызыксындырган булса, миннән сезгә берничә киңәш:

  • Эшчәнлегегезне Telegram социаль челтәрендә алып барыгыз.
  • Анда заказ бирүчеләрне табу да, алар белән аралашу да, башка социаль челтәрләр белән чагыштырганда, күпкә уңайлырак.
  • Эшегезгә бәяне артык югары куймагыз.
  • Иншаның бәясе эшне тапшыру вакыты, аның күләме һәм уникальлегенә бәйле.
  • Язып бетергәннән соң, эшегезне интернет аша да тикшереп карагыз. Чөнки игътибарсызлык аркасында да кайчак хаталар кала.
  • Иншаны язар алдыннан, интернетка: «Кеше ничек яза икән, нинди проблемаларны күтәргән икән?» – дигән сылтау белән кереп, әзер иншаларны укырга ашыкмагыз. Башкаларныкын укыгач, үзеңнең фикер югала, гел шул чит кешенекен кабатлыйсы килә. Шуңа да һәрвакыт иншаны үзегез языгыз, ә аннары инде башкаларныкы белән чагыштырырга да мөмкин.

Айгөл Хәбибрахманова, Кукмара районы, Олыяз урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев