Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Авылыбыз мәчетендәге дини лагерь быел да үз көчендә

Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, Мамадыш районы Кече Сон мәчетендә ничә ел рәттән балалар өчен дини лагерь эшләп килә.

Быел да ул үз көчендә. Тәүге көннәрдә мәчеткә килүчеләр 18ләп булса, хәзер 22 бала көн саен дәрескә йөри. Арада авыл балалары гына түгел, чит шәһәрләрдән әби-бабаларына кунакка кайтучылар да бар. Гарәп хәрефләрен язарга өйрәнү, авазларны дөрес әйтү, дога-аятьләрне ятлау белән беррәттән балалар өчен күңел ачу, уеннар оештырыла. 12 июль көнне мәдәният йортында өстәл уеннары ярышы үткәрдек. Балалар арасында шахмат, шашки уеннарын яратучылар күп булуы безне шатландырды.

16 июль көнне Кече Сон спорт мәйданчыгында әлеге балалар өчен “Күңелле стартлар” уены уздырдык. Нәни катнашучыларыбыз да финишка беренче булып килергә тырышты. Ярыш нәтиҗәсе буенча «дуслык» җиңде! Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Балалар яхшы  кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Лилия Мөхәммәтжанова, Мамадыш районы Кече Сон авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев