Реклама
2022 елның августында конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә хәрби-тарихи лагерь уздырылачак
Лагерьларны оештыру Россия Федерациясе федераль бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Катнашучыларны илтү җибәрүче як тарафыннан тәэмин ителә.
2022 елның августында конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә хәрби-тарихи лагерь уздырылачак, анда 12-17 яшьлек 1000 бала һәм яшүсмер катнашачак.
Хәрби-тарихи лагерьларда катнашу өчен гаризалар СтранаГероев.рф. рәсми сайтында кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(800)777-68-43; эл.почта: vil@stranageroev.ru.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз