Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Аулак өй – көрәш» проекты балалар бакчаларында үткәрелә башлый

15 октябрьдә Казанның 247 нче балалар бакчасында һәм 17 октябрьдә 396 нчы балалар бакчасында «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесе зона ярышлары була.

15 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 247 нче балалар бакчасы»нда һәм 17 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның «396 нчы балалар бакчасы»нда «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесе зона ярышлары була.

«Балаларга халкыбызның йолаларын өйрәтүне, кулга китап алып, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Казанның балалар бакчаларында үткәрелә башлады», - диде «Татар-информ»га проект җитәкчесе Сәрия Закирова.

  • Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында РФ субъектларында һәм ТР районнарында уздырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының рәсми партнёрлары - РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев