Реклама
15 апрель көнне Арча районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте.
Укуларга барлыгы 223 фәнни һәм иҗади эш килгән. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Биектау, Норлат, Әлки, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнашкан.
ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды.
Укучылар 5 төрле номинациядә көч сынашты:
Укытучылар түбәндәге номинацияләрендә үзләренең хезмәтләрен якладылар:
Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.
Жюри составында:
Укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-khi-respublikaklm-gabdulla-tukay-ukulary-uzdy
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз