Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» татар балалар театр студиясе кастинг игълан итә

Кастинг 26нчы март көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк.

Кастинг 26нчы март көнне 10.00-13.00 сәгатьләрдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк.

Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.

Төп шарт: студиядә шөгыльләнергә теләүче баланың татар телендә иркен аралашуы, җырга сәләте булу. Катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) кастингның жюри әгъзаларына күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Гаризалар (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев