«Апуш» студиясе фестивальдә «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән катнашты.
«Апуш» студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
«Бик көчле спектакльләр бар иде. Шуңа да бу җиңү бик кадерле», диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә «Апуш» җиңеп чыккан. Спектакльне композитор Зөлфәт Вәлиуллин бизәгән.
Владимир Васильев фотосы.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев