Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Актанышта республикакүләм классик шахмат ярышы башланды

Республиканың 12 төбәгеннән килгән 112 яшь шахматчы үзләренең көчләрен сыный.

 

Уенчыларның күбесе Актаныштан – район данын 50 шахматчы яклый. Шахмат буенча республика турниры 4 көн дәвам итәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйге тантанасында катнашучыларны сәламләп, Актанышта шахмат ярышларының гадел бәяләнүен билгеләп үтте. Ярышлар Актанышта еш үткәрелә, башка төбәкләрдән катнашучылар бик теләп киләләр.

 

Әлеге республикакүләм бәйгене уздыруга Татарстан Республикасы шахмат федерациясе һәм “БлагоДарение” фонды җитәкчесе Фәрит Салихов зур ярдәм күрсәткән. Җиңүчеләр шәхси беренчелектә 10 номинациядә бүләкләнәчәк.

2005- 2008 нче,  2009-2010 нче, 2011нче, 2012-2013нче, 2014 нче һәм аннан да кечерәкләр арасында өчәр призерны кубок, медаль, грамоталар көтә.  Шулай ук республиканың Шахмат федерациясе акчалата бүләкләр әзерләгән. 

Җиңүгә ирешә алмаган балалар да игътибардан читтә калмаячак. “БлагоДарение” фонды җитәкчесе Фәрит Салихов яхшы баллар җыйган балаларны призлар белән сөендерәчәк. 

          
Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/sport/aktanyshta-klassik-bashlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев