Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Актанышта Гамил Афзал исемендәге республика әдәбият һәм сәнгать көне үтә

Әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.

Бу хакта aktanysh-rt.ru сайты хәбәр итә.

Фестивальгә танылган татар әдипләре, Габдулла Тукай премиясе ияләре Факил Сафин, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Камил Кәримов, шагыйрьләр һәм язучылар Рифат Җамал, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Данил Салихов, Илфак Ибраһимов, Әлфия Ситдыйкова кунак булып килгән иде. Шулай ук, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре фестиваль-бәйгенең жюри составында балаларның эшләрен бәяләде.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 22нче тапкыр узучы фестивальне тантаналы ачып, барлык кунакларны әдәбият-сәнгать бәйрәме белән котлады.

«Ике дистә ел дәвамында Актанышның әдәбият дөньясының брендына әйләнгән Гамил Афзал фестивале бик күп яшьләргә канат куйды, шушы фестиваль-бәйгедә катнашып, каләм серләренә төшенгән Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек шагыйрьләр татар әдәбиятының йөзек кашына әверелде. Бүген алар – фестивальнең кадерле кунаклары» – диде ул. 

Фестивалнең татар дөньясына күренекле шәхесләр тәрбияләүне максат итеп куйган гимназиядә узуы гаҗәп түгел. Энгель Нәвап улы гимназиядә тагын бер проектны тормышка ашыру бурычын куйды –биредә татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиада оештырылачак. Әлеге фән бәйгесендә татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге укучылар, укытучылар белемнәрен сынаячак.

Проектның бурычы – туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, белемлеләрне ачыклау, аларга дөрес юнәлеш бирү, алда әйткәнчә, татар дөньясына үз халкының тарихын, бай әдәби, мәдәни мирасын саклап буыннан-буынга тапшыручы шәхесләр тәрбияләү.


Быел Актанышның Габдулла Тукай премиясе ияләре исеемлегенә тагын да бер шәхес өстәлде – шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон.

Әлеге фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Алвирд кызы Гасыймова да катнашты. Ул укучылар өчен «Ялкын» журналы хезмәткәрләре белән бергә журналистика буенча мастер-класс үткәрде.

Шулай ук, Резеда ханым фестивальдә катнашучыларның кайберләре белән аралашып, хис-кичерешләрен сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев