Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләп, Кара диңгез буендагы лагерьларга юллама белән бүләкләде.
Актанышның икенче мәктәбеннән Камилә Ганиева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Камилә Мисбахова, Гүзәл Харисова, Энҗе Ильясова республика җиңүчеләре белән бергә Витязеводагы «Глобус» лагеренда ял итә. Бу турыда «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Фото "Актаныш таңнары" сайтыннан.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aktanysnyn-tatar-telen-in-yaxsy-beluce-durt-kyzy-dingez-buenda-yal-ita-5856277
Нет комментариев