Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Аэлита» яңа клиплар төшерергә әзерләнә

«Көмеш кыңгырау» газетасында ретро җырлар басылып чыга. Ноталар астында QR-код та бар, аңа бассаң, балалар башкаруында шул җырны карап була. Әйдәгез, яшь җырчылар белән танышып китик әле!

Казанның Совет районында урнашкан 144нче урта мәктәбендә  утыз елдан артык «Аэлита» балалар вокаль ансамбле эшләп килә. Аның җитәкчесе – шушы мәктәпнең музыка укытучысы Гөлнара ханым Иванова. Ансамбльгә йөрүче кыз һәм малайлар ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар.

Балалар «Будильник»  телеканалы белән тыгыз элемтәдә. Алар бергәләшеп Татарстан композиторларының әсәрләрен яшьтәшләренә җиткерәләр. Кайбер коллективларда җырны ярты ел өйрәнсәләр, монда ике дәрестә диярлек сүзләрне ятлап, студиядә тавыш яздырып, кино төшерү мәйданчыгына чыгалар. Бу коллективның һәм аның җитәкчесенең профессионаллар булуы турында сөйли.

Шунысы да мөһим: ансамбльгә йөрүче малайлар-кызлар татар композиторлары иҗат иткән әсәрләрне бик яратып башкара.

Ә нигә ул «Аэлита» дип атала дип сорарсыз сез. Туксанынчы елларда ансабльгә йөргән кызлар  исемнәренең беренче хәрефләреннән ясалган исем ул.

Узган уку елы эчендә ансамбль әби-бабаларыбызның балачакларында яратып башкарган җырларын яңадан дөньяга танытты. Иске җырлар бүгенге балаларга ошамас дип уйлаган идем. Юк икән, Салих Сәйдәшев, Алмаз Монасыйпов, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров һәм башка авторларыбызның балалар өчен иҗат иткән җырлары бүгенге балалар һәм үсмерләргә дә бик кызык булып чыкты.

Күпчелек балалар җәйге каникулда ял итәргә ашкынса, «Аэлита» яңа клиплар төшерергә әзерләнә. Димәк, без алар башкаруында тагын бик күп җырлар ишетә алырбыз. Әйдә, дуслар, «Аэлита» балалар вокаль ансамбеле белән бергәләп җырлыйк әле!

Камилә Гатауллина, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе. Казан.

Автор фоторәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев