Әдәби Сабантуйның Апас районында оештырылуы очраклы түгел
Бүген Апаста Әдәби Сабантуй үтә. Быел ул өченче тапкыр оештырыла.
Бүген Апаста Әдәби Сабантуй үтә. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнаша.
Бәйрәм Апас районы Каратун гимназиясе биючеләре чыгышы белән башланып китте. Сүз уңаеннан, Каратун гимназиясендә 200 баланың 40ы бию белән шөгыльләнә икән.
Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. «Китап уку кире кайтачак» дип сөйләде ул. «Әдәби Сабантуйлар да шушы максатка эшли. Менә бүгенге эссе көндә монда ихлас китап яратучылар җыелган» диде Ркаил Зәйдулла.
«Әдәби Сабантуйның безнең районда оештырылуы очраклы түгел, бездә иң күп китап укучылар» диде Апас районы Советы аппараты башлыгы Данис Сәйфуллин үз чыгышында.
Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин Апас халкына һәм барлык әдәби марафончыларга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмне дәвам итеп тантаналы рәвештә Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.
Әдәби Сабантуйда безнең актив хәбәрчеләребез бик күп. Мәсәлән, Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Асылъяр Хәсәнова, Мамадыш районы Иске Комазан авылыннан Нәфисә Шәяхмәтова, Арча районы Наласа авылыннан Әнвәр Мөхетдинов, Балтач районы Көшкәтбаш авылыннан Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы Каратун авылыннан Камилә Вәлиева бар иде. Алар белән «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова сөйләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев