Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

5-9нчы сыйныф укучылары өчен россиякүләм белем тикшерү эшләре башланды

19нчы сентябрьдән 24нче сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә укучыларның белемен тикшерү буенча мөстәкыйль эшләр (ВПР) үтәчәк.

Әлеге тикшерү эшләре 2022 языннан яңа уку елына күчерелгән иде.

2022 елның язында үткәрелгән тикшерүләрдә 1,5 миллионга якын 4-8 сыйныф укучылары катнашты. Алар көзен кабат мөстәкыйль эшләр язмаячак.

Башка укучылар өчен үткән елгы материаллар буенча тикшерү эшләре узачак. Барлыгы 38 мең уку йортыннан 7,5 миллион укучы катрнашыр дип көтелә. 

5-9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән һәм математикадан ВПР мәҗбүри.

5нче сыйныфлар шулай ук әйләнә-тирә дөнья фәненнән, 6нчы сыйныфлар – биология һәм тарих буенча, ә 8нче сыйныфлар – чит тел буенча ВПР язачак.

7-9 сыйныфлар тагын ике фәннән ВПР яза: 7нче сыйныфта ул тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме булырга мөмкин, 8нче сыйныфта әлеге предметларга физика, 9нчы сыйныфта химия өстәлә.

https://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев