Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәренең 29нчы гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли конференция башланды

Чаллының 29нчы гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция башланды.

Чаллының 29нчы гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференциядә катнашучыларга башта кечкенә генә ял оештырдылар – гимназиянең бию төркеме чыгышы тәкъдим ителде. Аннары музей белән таныштырдылар. Музей исә гадәти түгел биредә – Туфан Миңнуллинга багышланган ул. Кыскасы, конференциянең биредә үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Музейдан тыш биредә әле театр залы да бар икән – мәктәпнең бер өлешен тулысынча татар театры тарихын чагылдырырлык итеп бизәгәннәр. Һәм тагын бер яңалык – гимназия Туфан Миңнуллин исемен алу өчен эш алып бара.
Туфан Миңнуллин исемендәге музей дүрт ел элек ачылган – конференция дә быел инде дүртенче мәртәбә оештырыла.  Укытучылар гына түгел, укучылар да Туфан Миңнуллин иҗаты буенча әзерләнгән фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк.  «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова конференциядә жюри составында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев