Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

2023 ел Россиядә укытучылар елы булачак

В.В.Путин 2023 елны Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте.

Президент Владимир Путин «Россиянең Ел укытучысы» конкурсы лауреатлары һәм финалистлары белән очрашуда 2023 елның укытучыларга һәм педагогларга багышланачагын белдерде.

"Укытучы һөнәре – иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Шулай ук, 2023 елда Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел. Шул уңайдан, киләсе ел безнең илдә педагогларга һәм остазларга багышланачак. Укытучы елы, остазлар елы», - диелә Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Путин хәбәр иткәнчә, озакламый бу ел өчен чаралар үткәрүгә әзерлек башланачак. Ул очрашуда катнашучыларга үз идеяләре белән уртаклашырга тәкъдим итте.

Элегрәк сишәмбе көнне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Россиянең киләчәге нәкъ менә аларның хезмәтеннән тора, дип билгеләп үтте. 

Чыганак: https://www.pnp.ru/social/v-rossii-2023-god-obyavlen-godom-uchitelya-i-pedagoga.html?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Фото: Кремльнең мәгълүмат үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев