Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңа предметлар барлыкка киләчәк

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңа предметлар барлыкка киләчәге турында сөйләде.

Татарстан мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән «Технология (Хезмәт)» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән яңа предметлар барлыкка киләчәк. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендә үткән турыдаан-туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Хезмәт» фәне яңа уку елыннан барлыкка киләчәк, хәзер ул "Технология"дип атала. «Бу бераз яңа юнәлеш булачак», - диде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Урта мәктәп укучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы булачак. Аңа беренче ярдәм күрсәтүче ОБЖ программасы, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, шулай ук хәрби әзерлекнең киңәйтелгән программасы керәчәк.

2023/2024 уку елында яңа предметлар кертелмәде. Шулай да, «Математика» предметына моңа кадәр булган «Алгебра» һәм "Геометрия"гә өстәмә итеп «Вероятность һәм статистика» дигән яңа курс кертелгән.

Моннан тыш, 2023 елның сентябреннән мәктәпләрдә профориентация минимумы программасын гамәлгә ашыру башланды. Ул 6-11 сыйныф укучылары өчен. Профориентация чаралары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында һәр пәнҗешәмбе үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев