Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче июльдән балалар һәм яшүсмерләр өчен XXIV #ӘдәбиМарафон башлана

Быелдан әдәби марафонда балалар һәм 20 яшькәчә яшүсмерләр катнаша ала.

Бу юлы оештыручылар марафонның яшь чикләрен тагын да киңәйтте һәм күп кенә студентлар җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрү мөмкинлегенә ия булды.

Әдәби марафон максат куярга һәм кыска гына вакыт арасында — 21 көндә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Әдәби марафон финалына чыгу — чыннан да уңышка ирешү ул, дип хәбәр итә марафонның оештыручысы Раил Гатауллин:

  • Беренчедән, сез 21 көн дәвамында көн дә алдыгызга куелган максатка ирешү юлыннан барырга өйрәнәсез (бу стратегияне әдәби әсәр укудан башкага да күчереп карарга мөмкин — мәсәлән, көн дә инглиз телен яисә матанализ/физика өйрәнергә һәм 21 көндә шактый уңышка ирешергә була!).
  • Икенчедән, әдәби әсәрләр укып сезнең татарча тел байлыгы арта (чит телләрне өйрәнгәндә дә бит күбрәк шул телдә китаплар укырга, кинолар карарга, әлеге телдә сөйләшүчеләр белән ешрак аралашырга тәкъдим итәләр).
  • Өченчедән, сезнең фикердәш дусларыгыз артачак. Әдәби марафон башлангач Telegram мессенджерында чат ясалачак һәм анда бер-берең белән аралашып, дуслашып, фикер алышып та булачак.
  • Дүртенчедән, Әдәби марафон барышында сезнең ВКонтакте аккаунтыгыз популярлаша барачак, аны караучылар саны артачак, сез алга таба аккаунтыгызны үстереп, блогерга яисә, ким дигәндә, микроблогерга әверелә аласыз. Сез ВКонтакте аккаунтын даими һәм ни рәвешле яхшырак алып барырга өйрәнерсез.
  • Бишенчедән, Сез хатасыз язарга өйрәнәчәксез, сүзләрегездә хаталар кими төшәчәк. Димәк, татар теле һәм рус теле дәресләрендә генә түгел, гомумән, һәр фәннән белем дәрәҗәсе күтәреләчәк кенә. Өчле билгеләренә укыганнар — дүртле, дүртле билгеләренә укыганнар бишле билгеләренә уку ихтималы арта.
  • Алтынчыдан, уңышка ирешү белән бергә, үз сүзегездә тора алуыгыз һәм үзегезгә ихтирам арта баруы сезне зур эшләргә рухландыра алачак. Мәсәлән, төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, аларда да призлы урыннар яулый алачаксыз! Кызык өчен генә, узган еллардагы яшь әдәби марафончыларның аккаунтларына кереп карагыз әле! Алар нинди генә конкурсларда гына катнашмыйлар да, ниндиләрендә генә җиңмиләр! Сез дә Әдәби марафон проектында катнашып моңа өйрәнә алачаксыз! (Әлбәттә, марафонда «мухлевать» итеп катнашыучылар да сирәк-мирәк күренгәли, алар яисә көн саен катнашмыйлар, яисә кайбер язмаларны алдарак яисә соңрак урнаштыралар. Аларда система юк һәм алар уңышка бик авыр юллар белән барачаклар. Ә үз алдыңда үзең гадел булганда син һәрвакыт көчлерәк булачаксың һәм уңышка тизрәк ирешәчәксең!)
  • Җиденчедән, Әдәби марафончылар өчен без еш кына төрле ташламалар ясыйбыз, төрле проектларга бушлай чакырабыз #ӘдәбиКөрәш проектында катнашу мөмкинлеген, #МиллионТатар журналында иҗатын урнаштыру мөмкинлеген, #ӘдәбиСабантуе финал чарасында катнашу мөмкинлеген, Казанда Пирамидада үткәрелә торган чараларыбызга чакырулар, Радио Белем — Белем радиосы эфирында шигырь уку яисә студиядә җыр яздыру мөмкинлеген тәкъдим итәбез, төрле бүләкләр һәм, әлбәттә, Әдәби марафончы дипломнарын тапшырабыз.

Үсәргәме-үсмәскәме, уңышка ирешергәме-юкмы — барысы да үзегезнең кулыгызда, дуслар! Әлбәттә, әти-әниләрегез дә сезгә марафонда катнашкан вакытта көч-рух биреп торырлар һәм сезнең белән горурланырлар, дип ышанып калабыз. Балаң белән горурланудан да зуррак горурлык юк бу дөньяда. Ә әдәби марафон проектында катнашып финалга узган балаң белән горурлану — шундый зур горурлыкларның берсе!

XXIV #ӘдәбиМарафон кагыйдәләр әлеге сылтама аша https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19577

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев