Көмеш кыңгырау

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Җәйнең беренче көнендә барча халык иң матур һәм иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.

Халыкара балаларны
Яклау көне бит бүген,
Көләч кояш балалардай
Балкытсын илем күген.

Җәйнең беренче көнендә
Балалар шатланачак,
БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
Бу бит истә калачак.

Балалар ничек булсалар,
Алда илебез шундый,
Киләчәк алар кулында,
Күңел гел шуны уйлый!

Чын йөрәктән балаларга
Сәламәтлек телибез,
Бәхетле һәм һәрвакыт шат
Булсыннар һәрчак дибез!
Фәймә Зайнуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: