Ленар Шәех.
Кояш та иренеп карый
Болытлар арасыннан.
Ак толыпларга ияреп,
Җәй үтеп бара сыман.
Каен сары яфракларын
Бирә җилләр иркенә.
Җәйге көннәр, җәйге көннәр
Яфрак булып җилпенә.
Каз-үрдәк тә, моңаешып,
Канатын кага сыман.
Җәйнең күз яшьләре булып,
Күктән моң ага сыман.
Адашып китәрсең кебек
Төннәрнең карасыннан.
Төнге суыкка ияреп,
Җәй үтеп бара сыман.
Нет комментариев